Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Машина йөртүчеләрне махсус транспортны үткәрү өчен полосаны бушатырга мәҗбүр итмәкчеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Транспорт министрлыгы махсус сигналлар кабызылган транспорт чаралары якынлашканда машина йөртүченең гамәлләренә кагылышлы юл йөрү кагыйдәләре пунктына төзәтмә кертергә тәкъдим итте. Карар проекты норматив хокукый актлар проектлары федераль порталында урнаштырылган.
Документ нигезендә, зәңгәр һәм кызыл төстәге маяклары һәм махсус тавыш сигналы кабызылган транспорт чарасы якынлашканда (машина өслегендә махсус төсле график схемалар булуга карамастан) машина йөртүче полосаны бушату өчен кирәкле чаралар күрергә тиеш булачак.
«Полосаны бушату максатыннан машина йөртүчеләр, тиешле маневр (күрше полоса, күрше рәткә күчү) ясауны да кертеп, барлык кирәкле чараларны күрергә тиеш», – диелә проект текстында.
Искәртеп үтәбез, юл йөрү кагыйдәләре нигезендә, зәңгәр төстәге маягы һәм махсус тавыш сигналы кабызылган транспорт якынлашканда, машина йөртүчеләр әлеге транспорт чарасының тоткарлыксыз узуын тәэмин итү өчен, аңа юл бирергә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз