Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Машина йөртүчеләрне июльдән аварияне рәсмиләштерү кагыйдәләре үзгәрү турында кисәттеләр
Европротокол буенча түләүләр лимиты бу ай башыннан ике тапкырга — 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр арткан. Ләкин барлык очракларда да түгел. Бу хакта «Прайм» агентлыгына иминият куркынычлары өлкәсендә эксперт, «Астро-Волга» иминият компаниясе хуҗасы Ярослав Остудин сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Ул түләүләр күләме артуны инфляция аркасында транспорт чараларын ремонтлауның уртача бәясе күптән 100 мең сумнан артып китүе белән аңлатты. Бу юлларда хәрәкәтне тоткарлый һәм ЮХИДИ хезмәтенә эш өсти, чөнки машина йөртүчеләргә түләүләр күләмен хәтта аз гына арттыру һәм түләүләр җитмәячәк дип курку аркасында да инспекторларны көтәргә туры килә.
«Яңа лимит европротоколны куллануны киңәйтәчәк, аның җәлеп итүчәнлеген арттырачак һәм авария очракларын хәл итүне тизәйтәчәк», — дип саный Остудин.
Әмма арттырылган түләүләр авариядә катнашкан автомобильләр саны икедән артык булмаган, машина йөртүчеләрнең икесенең дә ОСАГО полислары булган, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр булмаган очракларда гына гамәлдә. Бәхәсле очрак булганда аварияне европротокол буенча рәсмиләштергәндә махсус кушымтага фотолар теркәргә кирәк. Әлеге тәлапләр үтәлмәгән очракта түләү элеккечә 100 мең сум тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз