news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртүчеләргә сыйфатсыз бензинның билгеләре турында аңлаттылар

Сыйфатсыз ягулыкны берничә билге: бензинның зәһәр, күңел болгандыргыч исе һәм сыеклыкның тонык төсе буенча ачыкларга мөмкин. Нефть продуктларын сынау лабораториясе белгечләре шул хакта сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Татарстан заправкаларында сыйфатсыз ягулык ачыклануы хакында хәбәр иткән иде. Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларын рациональ куллану һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсенең бүлек башлыгы Шамил Гомәров әйтүенчә, бензинны республикадагы 134 заправкада тикшергәннәр. Белгечләр ягулыкның барлыгы 305 пробасын алган һәм аларның өчесендә ул тиешле сыйфатка туры килмәгән.

Татарстан халкына искәртүләренчә, ягулыкның сыйфатына карата шик туган очракта, проблема турында кайнар элемтә буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8 (843) 295 26 67. Шуннан соң тикшерүчеләр автозаправка станциясенә киләчәк.

Ел башыннан алып әлеге номерга шикаятьләр белән 28 тапкыр шалтыратканнар. Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре турында ягулык ресурсларын рациональ куллану һәм сыйфатын тәэмин итү буенча Татарстан идарәсе порталында хәбәр итәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100