Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Машина йөртүчеләргә пошиларның куышу вакытында сак булырга кирәклеген искәрттеләр
Җәй ахырында һәм көз башында тояклы хайваннар, аерым алганда, пошиларның куышу вакыты башлана. Моңа бәйле рәвештә Татарстан халкына, беренче чиратта, машина йөртүчеләргә һәм гөмбәчеләргә бик тә уяу булырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты.
Куышу вакыты ике айга кадәр дәвам итә, бу чорда ата пошилар аеруча куркыныч һәм кешегә һөҗүм итәргә мөмкин. Алар аз ашый һәм күп йөри: төнлә шактый ара үтәләр, шул исәптән автомобиль юлларына чыгып, куркыныч хәлләр тудыралар, дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Эш шунда, поши гаять зур булуы аркасында машина йөртүчеләр өчен иң куркыныч хайван санала: зурысының авырлыгы 300-600 килограмм тәшкил итә. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга киңәш ителә. Моннан тыш, тәүлекнең караңгы вакытында трассаларда тизлекне киметергә һәм томанга каршы фараларны кабызырга кирәк.
Поши белән юлда очрашкач кичекмәстән туктарга, авария утларын кабызырга һәм хайванның урманга кереп киткәнен көтәргә киңәш ителә. Әмма «һич кенә дә сигнал бирергә ярамый – бу көтелмәгән хәлләргә китерергә, поши хәтта машинага һөҗүм итәргә мөмкин». Трассага кисәк йөгереп чыккан хайванны күргәч, юл читенә чыгарга тырышуың хәерле, дип өстәделәр комитетта.
«Әгәр юлда кыргый хайванны бәрдерсәгез, шулай ук яраланган яки үлгән хайванга тап булсагыз, бу хакта кичекмәстән 112 ашыгыч хезмәте аша хәбәр итәргә кирәк», - дип искәрттеләр ведомствода.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында гөмбәчеләрне дә уяу булырга чакырдылар. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен, пошига якын килмәвең хәерле. Хайванга тап булсаң, аңа урманга кереп китү яки юл аркылы чыгу мөмкинлеген бирергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз