news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртүчеләргә мартта көпчәкне алыштырырга кирәкме-юкмы икәнлеге турында сөйләделәр

Россиянең Европа өлешендә яшәүче машина йөртүчеләрне кышкы тәгәрмәчне җәйгесенә алыштырырга ашыкмаска чакырдылар. Тармак белгечләре әйтүенчә, автомобиль көпчәкләрен уртача тәүлеклек температура тотрыклы рәвештә +8..+10 градус тәшкил иткәндә генә алыштырырга кирәк. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Аналитиклар искәрткәнчә, температура «плюс» тамгасын күрсәткәндә кышкы тәгәрмәч куелган машинада бераз йөрсәң берни дә булмаячак, ә менә покрышкаларны ашыгып алыштырсаң, юл-транспорт һәлакәтенә эләгү куркынычы бар.

Синоптиклар әйтүенчә, быел иртә җылытуга да карамастан, мартның икенче декадасы ахырында һәм өченче декадасы башында көннәр суытырга мөмкин. Төнлә температураның нуль градустан түбән төшүе, ә көндез урыны белән кар явуы ихтимал.

«Метео» үзәге синоптигы Александр Ильин фаразлавынча, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсендә уртача тәүлеклек температура апрель азагыннан да иртәрәк +8..+10 градуска кадәр күтәрелмәячәк.

Элегрәк синоптиклар март аенда Татарстанда уртача температура -3,7 градус, ә Казанда -2,8 градус тәшкил итәр дип фаразлаган иде. Өстәвенә, бу күрсәткечләр климатик нормадан 0,5 градуска югарырак.

news_right_1
news_right_2
news_bot