Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Машина йөртүчеләргә кар көртләре барлыкка килгән юлда йөрү кагыйдәләрен искәрттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Алдагы тәүлектә Татарстан юлларында кар боткасы һәм кар көртләре барлыкка килүе көтелә. Шул сәбәпле Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә автомобильләрен яхшылап әзерләргә һәм юлларда уяу булырга чакырды.
«Машина йөртүчеләр катлаулы метеорологик шартларда максималь рөхсәт ителгән тизлекне түгел, ә юлдагы вазгыятьне исәпкә алып, иминлекне тәэмин итә торган тизлекне сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан сакланырга, каршы як полосага чыкмаска кирәк», - дип искәртте Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе Дәүләт автоинспекциясе бүлеге башлыгы урынбасары, полиция подполковнигы Артур Газизов.
Элегрәк Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, күз күреме начарайган шартларда машинада хәрәкәт иткәндә, каршы як полосага чыгу белән бәйле куркыныч маневрлар ясамаска кирәк. Хәрәкәт тизлеге конкрет һава торышы һәм юл шартларына җавап бирергә тиеш.
Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга иминлек каешын эләктерү зарур. Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел машинаның арткы утыргычындагы махсус креслода йөртергә киңәш итә.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Юлда штаттан тыш хәлләр барлыкка килгән очракта түбәндәге телефон буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8(843)533 39 00.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз