news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртүчеләргә кабул итәргә ярамый торган даруларны маркировкалый башларга мөмкиннәр

Россиядә машина йөртүчеләргә кабул итәргә ярамый торган даруларны маркировкалый башларга мөмкиннәр

Россиядә машина йөртүчеләргә кабул итәргә ярамый торган дарулар исемлеген төзергә һәм даруларга маркировка ясый башларга мөмкиннәр. Бу хакта ТАСС Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.

«Дару препаратларының савытларын махсус маркировкалауны кертүне һәм транспорт чаралары белән идарә итү мөмкинлегенә йогынты ясый торган медикаментлар исемлеген булдыруны Россия Эчке эшләр министрлыгы концептуаль яклый», – дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Эчке эшләр министрлыгында хәзер машина йөртүчеләргә даруларда алкоголь, наркотик, агулый торган һәм исереклек халәтенә китерә торган башка матдәләр турында хәбәр итү мәсьәләсе актуаль булуын ассызыкладылар.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, машина йөртүчегә теләсә нинди матдә йогынтысында исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү тыела. Ведомствода өстәп узуларынча, рөхсәт ителгән дарулар да исереклек халәтенә җиткерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100