news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртүчеләргә документның тышлыгын салдырудан баш тарткан өчен штраф янарга мөмкин

Машина йөртүчеләргә Дәүләт автоинспекциясе инспекторына тикшерү өчен машина йөртү таныклыгының тышлыгын салдырып бирүдән баш тарткан өчен 15 тәүлеккә кадәр кулга алу һәм 4 мең сумга кадәр штраф янарга мөмкин. Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына сылтама белән ТАСС яза.

Басма мәгълүматларына караганда, полиция хезмәткәрләре машина йөртүчедән документларын күрсәтүне таләп итәргә, шулай ук аларны тышлыктан чыгаруны сорарга хокуклы. Машина йөртүче моны эшләүдән баш тарткан очракта, аның гамәлләре инспекторга вазифаларын үтәргә комачаулау буларак бәяләнергә мөмкин. Моның өчен штраф яки кулга алу яный.

Шул ук вакытта җаваплылыкка тарту мәсьәләсе индивидуаль тәртиптә хәл ителә, дип билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot