Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Машина йөртүчеләргә бозлавыкта җәйге тәгәрмәчләрдә йөрү куркыныч булу турында искәрттеләр
Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда якындагы төннәрдә һава температурасы нульдән түбән төшәчәк. Бу юлларда бозлавык барлыкка килүгә китерәчәк.
Шуны истә тотарга кирәк: +5 градустан түбән температурада җәйге шиналарда йөрү катгый рәвештә тыела. Мондый шартларда тәгәрмәчләрнең сыгылмалылыгы кими, алар юл өслеге белән начар тоташа башлый. Бу хәрәкәттә катнашучыларның барысы өчен дә куркыныч тудыра.
Автоинспекторлар киңәш итә:
- автомобильгә кичекмәстән кышкы резина куярга;
- билгеләнгән тизлек режимын төгәл үтәргә;
- куркыныч маневрлар ясамаска, узышмаска һәм каршы як полосага чыкмаска.
Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз