Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Машина йөртүчеләргә бозлавык вакытында юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында искәрттеләр
2 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда һава температурасы 0 градустан түбән төшәчәк, шуңа күрә юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.
Автоинспекторлар барлык машина йөртүчеләрне мөмкин кадәр сак булырга һәм түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә чакыра:
- тизлекне киметегез һәм юл шартларына туры килә торган тизлек режимын сайлагыз;
- алда баручы транспорт чарасына кадәр араны арттырыгыз;
- кискен хәрәкәтләрдән, кинәт тормозга басудан һәм узып китүләрдән, бигрәк тә каршы як хәрәкәт полосасына чыгудан тыелыгыз.
Дәүләт автоинспекциясе резинаны вакытында алыштыру кирәклеге турында искә төшерә. Кышын автомобильне җәйге шиналарда куллану куркыныч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз