news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртүчеләргә автомобильләрен трамвай юлларында калдырырга ярамавын искәрттеләр

Машинаны трамвай юлларында калдырган өчен җаваплылык каралган.

Метроэлектротранс хәбәр иткәнчә, соңгы көннәрдә һава торышы начар булу, кар күп яву сәбәпле, трамвай һәм троллейбуслар юлларын каплап кую очраклары арткан. Мондый вакытта машинаны алып кую вакыт таләп итә, ә транспорт туктап торырга мәҗбүр.

Машина йөртүчеләрне автомобильләрен җәмәгать транспортына комачаулаган урында калдырмаска чакыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot