Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Машина йөртү таныклыгыннан вакытлыча мәхрүм итү: Татарстанда кемнәргә карата кулланыла
Татарстанда кайбер кешеләргә транспорт чаралары белән идарә итү мөмкинлеген вакытлыча туктатып торырга мөмкиннәр. Мондый чикләүне суд приставы түләтүченең мөрәҗәгате буенча да, үз инициативасы буенча да билгеләргә хокуклы. Гражданин нинди очракларда руль артына утыру хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин — «Татар-информ» материалында.
Әгәр бурычлы кеше нигезле сәбәпләрсез билгеле бер финанс яисә башка йөкләмәләрне үтәмәсә, автомобиль яисә башка транспорт белән идарә итүне вакытлыча тыю кулланылырга мөмкин.
Чикләү түбәндәге гражданнарга кагылырга мөмкин:
- алимент түләмәүчеләргә;
- башка кешенең сәламәтлегенә китерелгән зыянны билгеләнгән вакытта компенсацияләмәүчеләргә;
- туендыручының үлеме сәбәпле компенсация түләмәүчеләргә;
- матди зыянны каплау йөкләмәләрен үтәмәүчеләргә;
- китерелгән мораль зыянны компенсацияләүдән баш тартучыларга;
- балалар тәрбияләүгә бәйле мөлкәти булмаган бәхәсләр буенча суд карарларын үтәмәүчеләргә;
- билгеләнгән административ штрафларны түләмәүчеләргә.
Шул рәвешле, транспорт белән идарә итү хокукын вакытлыча чикләү җитди сәбәпләрсез йөкләмәләрне үтәү буенча таләпләрне санга сукмаган бурычлыларга йогынты ясау чарасы булырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз