news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртү таныклыгыннан башка автомобиль йөрткән өчен җәзаны көчәйтү законы имзаланды

Элегрәк машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән кешеләр кабат автомобиль белән идарә иткән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгын көчәйтә торган законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Шундый эчтәлектәге документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Документ нигезендә, хокук бозучыга 50-100 мең сум штраф яки 150 сәгатьтән 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнәчәк. Шулай ук машина йөртүчесе автомобиль белән идарә итүдән читләштереләчәк. Мондый хокук бозуларга юл куелмасын өчен, машина махсус тукталышта сакланачак. Автомобиль хуҗасы җәзаны үтәгән вакытка транспорт шунда калачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100