Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Машина йөртү таныклыгына имтиханда күбрәк хата ясарга рөхсәт итәргә җыеналар
2024 елның 1 апреленнән Россиядә машина йөртүче булырга кандидатларга автомобиль белән идарә итү хокукына практик имтихан вакытында күбрәк хата ясарга рөхсәт ителергә мөмкин. Бу хакта ТАСС Россия Эчке эшләр министрлыгы әзерләгән административ регламент проектына сылтама белән хәбәр итә.
Әлегә машина йөртү хокукы алу өчен практик имтиханда кандидат бары тик 5 штраф балл гына алырга мөмкин, шуннан артса, имтихан тапшырылмаган дип санала. Регламентның яңа проектында штраф балларын 5тән 7гә кадәр арттыру турында сүз бара.
Хокук сакчылары аңлатуынча, мондый үзгәрешне 2021 елның 1 мартында хәзерге административ регламент үз көченә кергән вакыттан практик имтиханнар уздыру нәтиҗәләрен анализлауны исәпкә алып кертергә карар кылганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз