news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртү таныклыгы алырга җыенучылар өчен имтиханнарга кагылышлы үзгәрешләр әзерләнә

Россиядә машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә теория буенча имтиханны уңышлы тапшырганнан соң алты ай дәвамында практик имтиханны тапшырмаган очракта кабат теория буенча сынау узарга туры килергә мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык чыганагы сүзләренчә, хәзерге вакытта тиешле проект өстендә эш төгәлләнеп килә. Документ ярты еллык срокка сыешмаганнар өчен кабат теория буенча имтихан билгеләүне күздә тота. Төзәтмәләр кертелгәннән соң проект Хөкүмәт каравына тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot