news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртү таныклыгы алу өчен татарстанлыларга нинди табибларга барырга кирәк

Машина йөртү таныклыгы алу өчен татарстанлыларга нинди табибларга барырга кирәк
Фото: © «Татар-информ»

Машина йөртү таныклыгын алу һәм аны алыштыру өчен татарстанлыларга медкомиссия узарга кирәк. Нинди табибларга барырга икәнен «Татар-информ» белеште.

Машина йөртү таныклыгы алу өчен нинди белгечләр узарга кирәк:

- терапевт;

- офтальмолог;

- психиатр;

- нарколог;

- C, D, CE, DE, Tm һәм Tb категорияләре өчен өстәмә рәвештә-невролог, отоларинголог һәм ЭЭГ үткәрү.

Кирәк булганда, тикшерү нәтиҗәләре буенча, башка тар белгечләргә дә җибәрергә мөмкиннәр.

Медкомиссия тәмамланганнан соң машина йөртүче 003-В/у формасы белешмәсен ала, аның гамәлдә булу вакыты бер ел тәшкил итә. Тикшерү бәясе һәм аны узу вакыты конкрет медицина учреждениесенә бәйле. Төрле оешмаларда төрле табиблар узарга рөхсәт ителә: мәсәлән, психиатр һәм наркологны — дәүләт диспансерларында, ә калган табибларны — шәхси клиникаларда.

news_right_1
news_right_2
news_bot