news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртү таныклыгы алганда нинди үзгәрешләр кертелергә мөмкин булуы билгеле

РФ Эчке эшләр министрлыгы машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханнарга нинди үзгәрешләр кертергә тәкъдим итүе билгеле булды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Төзәтмәләр кабул ителгән очракта тапшыручыларның элемтә чараларын, фото-, аудио - һәм видеоаппаратураны, шулай ук электрон-исәпләү техникасын куллануы хокук бозу дип саналачак. Моннан тыш, практик өлешне тапшыру срокларын теорияне яңадан тапшырмыйча гына үзгәртергә тәкъдим ителә. Тиешле сроклар ярты елдан 60 көнгә кадәр кыскартылыр дип көтелә.

Тәкъдим ителә торган үзгәрешләрдә шулай ук машина йөртү хокукларыннан мәхрүм итү өчен яңа нигез барлыкка килә – планлы медицина тикшерүендә авыру ачыкланып, өстәмә тикшерүгә килмәү.

news_right_1
news_right_2
news_bot