Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Машина артына тагылып, улы белән чаңгыда йөргән Казан блогерына җәза биргәннәр
Машина артына тагылып, улы белән чаңгыда шуарга тәвәккәлләгән җирле блогерны Казан автоинспекторлары тапкан.
Исегезгә төшерәбез, узган чәршәмбедә социаль челтәрләрдә Казан блогерының машина артына бәйләнгән арканга тотындырып, баласын чаңгыда йөрткән видеоязма таралды. Видеоролик Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен кызыксындырган.
Хокук саклау органнары хокук бозучыларны тапкан. Ачыкланганча, машина руле артында 30 яшьлек хатын-кыз утырган. Ул да, 37 яшьлек автомобиль хуҗасы кебек үк, үз гаебен таныган.
Машина йөртүчегә карата кешеләрне кабинага утыртмый йөрткән һәм балаларны йөртү тәртибен бозган өчен административ материал төзегәннәр. Кечкенә малайның әтисенә карата исә юлны чыгу максаты булмаган килеш машина юлында булган өчен беркетмә төзегәннәр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз