Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәшһүр сатирик язучы Фаил Шәфигуллинның «Сайланма әсәрләр»енең беренче томы дөнья күрде
Фаил Шәфигуллинның дүрт томлык «Сайланма әсәрләр»енең беренче томы дөнья күрде. Китапка язучының юмор-сатира әсәрләре тупланган, ул 30 табак күләмендә булып чыккан.
«Бу 40 ел көткән китап инде. Вафатына октябрьдә 40 ел булды бит. Әлеге китапны чыгару мөмкинлеге тудырган республика җитәкчелегенә рәхмәт. Бу эшне җиренә җиткерә алган Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың да казанышы», - диде Фаил Шәфигуллинның тормыш иптәше, танылган шагыйрә Эльмира Шәрифуллина.
«Китапны кызыбыз Раушания Шәфигуллина төзеде. Яңа ел алдыннан гына чыкты. Ел саен берәр том булып, дүрт ел дәвамында 2025 елга кадәр чыгачак. Бу китапка Фаилнең бөтен әсәрләре сыеп та бетмәс, бәлки», - диде ул.
Китапның тиражы 1000 данә. Ул нигездә республика китапханәләренә таратылачак.
Китап ТР Мәдәният министрлыгы заказы белән «Мәгариф-Вакыт» нәшриятында басылган.
- Юмор һәм сатира остасы, шагыйрь, прозаик Фаил Шәфигуллин (1939-1982) 43 яшендә фаҗигале рәвештә һәлак була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз