news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәшһүр музыкант, виртуоз баянчы, композитор Рәшит Мостафин вафат

Мәшһүр музыкант, виртуоз баянчы, композитор Рәшит Мостафин вафат
Рамил Гали

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бүген, 11 июнь көнне, 77 яшендә Татарстанның халык артисты, үзенең баш дирижёры. мәшһүр музыкант, композитор Рәшит Шәкүр улы Мостафин вафат булуын хәбәр итә.

«Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 12 июнь көнне 09.00 сәгатьтә, Мәрҗани мәчетендә (Каюм Насыйри урамы, 17 йорт) булачак. Җәсәде Балтач районы Сасна авылында җирләнәчәк», диелгән хәбәрдә.

«Рәшит абыйның урыны оҗмахта. рухы шат булсын! Аның турындагы якты истәлек безнең күңелләребездә мәңге сакланыр!» ди ансамбль җитәкчелеге.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot