news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машинасына арест салгач, Казанда яшәүче ир-ат 132 мең сум салым бурычын түләгән

2021 ел башыннан «Мобиль эзләү» кушымтасы ярдәмендә 60тан артык бурычлы зат ачыкланган, аларның 12 миллион сум күләмендәге әҗәте түләттерелгән.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Федераль суд приставлары хезмәте ТР буенча идарәсенең гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, Казанда яшәүче 34 яшьлек ир-атның 132 мең сум күләмендә салым бурычы җыелган. Аңа карата әҗәтен түләттерү турында берьюлы 6 башкарма производство төзелгән, әмма ир-ат аларны түләргә ашыкмаган.

Шуннан соң приставлар аның милкендә Mazda автомобиле булуын ачыклаган. Бурычлы ир-атның машинасын «Мобиль эзләү» кушымтасы ярдәмендә Гаврилов урамындагы бер йорт яныннан тапканнар һәм автомобильгә арест салганнар. Шуннан соң ул салым бурычын тулысынча түләгән.

«"Мобиль эзләү" программасы әҗәтнең барлык категорияләре буенча да бурычлы затларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Моның өчен суд приставына камераны транспорт чарасының номерына юнәлтү яки машина номерын кулдан кертү дә җитә. Ел башыннан әлеге җайланма ярдәмендә 60тан артык бурычлы зат ачыкланган, аларның 12 миллион сум күләмендәге әҗәте түләттерелгән», - дип искәртте Лилия Хәлимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100