Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Машинаны теркәү турындагы таныклык урынына инспекторга QR-код күрсәтергә мөмкин
Шул ук вакытта, республика Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, инспекторның таныклыкның кәгазьдәге төп нөсхәсен таләп итәргә хакы бар.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда сынау режимында документлар тикшергән вакытта автоинспекторга кәгазь варианттагы транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык урынына аның QR-код рәвешендәге электрон күчермәсен күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде.
Шул ук вакытта, республика Дәүләт автоинспекциясендә билгеләп үтүләренчә, инспекторның таныклыкның кәгазьдәге төп нөсхәсен таләп итәргә хакы бар.
Транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкның электрон вариантын «Дәүләт хезмәтләре. Авто» гаджетыннан йөкләп алырга мөмкин. Ул авторизациядән соң Дәүләт автоинспекциясе базасыннан автомобиль турындагы мәгълүматларны автомат рәвештә йөкләячәк.
Әлеге кушымта ярдәмендә машина йөртүчеләр автомобиль белән идарә итүне башка шоферга да тапшыра алачак. Моның өчен рульгә утырган кеше хакындагы мәгълүматларны күрсәтергә кирәк. Моннан тыш, автомобильнең тарихын карарга һәм дәүләт реестрыннан кәгазь алырга, шулай ук автомобильне теркәүгә яки машина йөртү таныклыгын алыштыруга да язылырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз