news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машинаны дөрес итеп йөртүчеләрне 2020 елдан бүләкли башлаулары ихтимал

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә шундый система кертү турында фикер алышачаклар.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә машинаны кагыйдәләргә туры китереп, дөрес йөрткән кешеләрне 2020 елдан бүләкли башларга мөмкиннәр. Бу хакта Россия вице-премьеры Максим Акимовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Киләсе елда без моны эксперименталь режимда эшләтеп җибәрә алабыз», - дип сөйләде вице-премьер.

Аның сүзләренчә, яңалык махсус җиһазлар таләп итми. Страховка бәясенә тәэсир итү һәм баллар җыю өчен «регулятор кысасын» эшләргә кирәк булачак.

Шундый системаны булдыру турында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясендә фикер алышачаклар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot