Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Машинага Сабан туе үткән төбәк көрәшчеләрен генә көрәштерергә була - Равил Хәйруллин
Аның фикеренчә, яисә "абсолют батыр" титулына көрәшне бөтенләй оештырмаска кирәк.
(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы көрәш федерациясе вице-президенты Равил Хәйруллин фикеренчә, Сабан туе баш батырына дип Татарстан Президентыннан куелган автомобильгә көрәшне шул төбәк көрәшчеләре арасында гына үткәрергә кирәк. Тавыш чыкмасын өчен, мәсьәләне хәл итү юлларының берсе итеп, ул шулай итәргә була, дип саный. Бу хакта Равил Хәйруллин “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде.
- 7 июльдә Чабаксарда узган федераль Сабан туенда көрәш нәтиҗәләре буенча көтелмәгән хәл килеп чыкты. Мари Элдан абсолют батыр Муса Галләмовка тәкә бирелде. Ә төп приз – автомобильне жирәбәгә салып уйнаттылар, һәм ул Чувашстанның Шыгырдан авылы көрәшчесе Ринас Сатдаровка тәтеде. Абсолют батыр өчен көрәшкә һәм лотореяга Татарстан көрәшчеләре бөтенләй кертелмәде.
“Машина Татарстан Президентыннан килгән икән, шул төбәк көрәшчеләре арасында гына үткәрергә кирәк алайса. Үзләрендә кем көчле – шуңа булсын. Болгатып, алдашып ятмасыннар өчен, әйтсеннәр иде – Чувашиядә булгач, монда кала машина, машина шулар арасында гына уйнатыла дип. Нәкъ менә Татарстан командасы кертелми дип язу ник кирәк? Күпсенәсе булгач, ник кирәк ул тавыш чыгару? Башта әйтмичә, аннары уйнату”, – диде Равил Хәйруллин.
Бу хәлләргә гаҗәпләнүен яшермичә ул: “Мин үз гомеремдә мондый әйберне беренче тапкыр күрдем. 50 яшендә Иван Поддубный Америкага бара, ирекле көрәш буенча абсолют батыр кала. Америкалылар, бу безнең егетләрне җиңеп бетерәчәк дип, кертмәсәләр дә була иде бит. Алар шул елларда ук керткәннәр аны. Менә бу ситуацияне ничек аңларга була икән соң? Гаҗәп бит бу!” – дип белдерде.
Равил Хәйруллин әйтүенчә, спорт төре булгач, кайсыдыр төбәкне кертү, кемнедер кертмәү дөрес әйбер түгел. “Каян килеп чыккан ул? Әйтергә сүз калмады бит инде. Бу регионның көрәшчеләре кертелми дигән нәрсә беркая да юк. Әгәр дә чеченнар көрәшендә чеченнар кертелми дип язсаң, монда сугыш башлана бит хәзер. Без инде түзәргә, дәшмәскә өйрәнгән халык.
Киләчәктә дә Татарстаннан килгән спортчыларны көрәштермәсәк, бу көрәш үсәрме икән соң?” – диде.
ТР көрәш федерациясе вице-президенты сүзләренчә, кечкенә үлчәүдәге көрәшче баш батыр була алмаячак, дип борчылулар булса, абсолют батырга көрәшне бөтенләй оештырмаска мөмкин. “Призларны үз авырлык үлчәүләрендә беренче калганнарга бүләргә кирәк. Иң әйбәте шулай. Кайсыбер районнарда шулай ул. Машина бирмиләр, бүләкләтә әзерлиләр. Хәер, тавыш чыга торган булгач, хәзер инде күп районнар машина бирми. Андыйлар 7-8 генә калды”, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз