Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Машина юучы булып эшкә урнашып, кичен шәһәр буйлап үзе теләгән “тимер ат”та туйганчы җилдерергә яраткан карак кулга төшкән
Аларның берсен машина карагы ватып бетергән, икенчесен юл кырыенда ташлап киткән
(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”). Даими эш урыны булмаган, урлашканы өчен элек хөкем ителгән 23 яшьлек Казан егете 4 айда 2 җиңел машина урларга өлгергән.
Автоның да теләсә ниндие түгел, ә чит элдә җитештерелгәне, “текә”рәге. Машина юучы булып эшкә урнашып, егет үзенә ошаткан “тимер ат”ның ачкычын кулга төшерә дә кичен шәһәр буйлап туйганчы җилдерә, шуннан - вәссаләм! Мәсәлән, “Дэо Матиз”ны Авиатөзелеш, “Ситроен С4”не Мәскәү районыннан югалталар, икесе дә республикадан читтә табыла: берсе Чувашстанда, икенчесе Мари Элда. Дөрес, аларның берсен машина карагы ватып бетергән, икенчесен юл кырыенда ташлап киткән.
Казан эчке эшләр идарәсе җинаятьләрне эзләү хезмәткәрләре аның эзенә төшәр өчен күп вакыт сарыф итсә дә, бер таныш хатын-кызында качып яткан җинаятьчене барыбер тапкан. Моннан тыш, тайгак юлдан тәгәрәгән егетнең кесә телефоны урлаганы да ачыкланган.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, шома егеткә карата РФ Җинаять кодексының 158 һәм 166 нчы маддәләре буенча җинаять эшләре ачылган. Хәзерге вакытта ул кулга алынган, димәк, алдагы 5 елда ирек һәм “тимер ат”лар аның төшенә генә керәчәк.
Машинадан колак какмас, шуның ише мәкерлеләр тозагына эләкмәс өчен, хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә торган теге яки бу компанияне сайлап алганда нәзберегрәк булырга кирәк, дип киңәш итә белгечләр. Чөнки күп очракта хезмәтләре өчен очсыз бәя билгеләгәннәр заказчыга соңыннан артык кыйммәткә төшәргә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз