Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Машина йөрткәндә куркыныч тудырган өчен җәза турындагы закон проекты Думада I укылыш үткән
Машина йөрткәндә куркыныч тудырган өчен 5 мең сум штраф салынырга мөмкин.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы җомга көнне дәүләт закон проектын беренче укылышта кабул итте. Анда, аерым алганда, машина йөрткәндә куркыныч тудырган өчен 5 мең сум штраф кертергә диелгән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
Закон проекты юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Россия законы таләпләрен бозуга карата җаваплылыкны көчәйтү максатына юнәлдерелгән.
Закон проектында 2016 елның 30 маендагы Хөкүмәт карары белән Юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелүе - машина йөртүдә куркыныч тудыруга киртә куелуы билгеләнгән.
Машина йөртүдә куркыныч тудыру юл хәрәкәтендә бер үк юнәлештә һәм бер үк тизлектә барганда берничә тапкыр бер-бер артлы ясаган хәрәкәтләр кеше үлеменә яки җәрәхәтләнүенә куркыныч тудырганда, транспорт чарасына, корылмага, йөккә яки башка шундый чараларга зыян китергәндә санала.
Андый гамәлләргә: өстенлекле хокуктагы транспорт чарасына юл бирмәү; интенсив хәрәкәт булганда башка юлга күчү, сулга яки уңга борылыш кирәк булмаганда; каршылык тудыручы тукталыш яки әйләнеп узу булганда керә.
Шулай ук куркынычсыз дистанция сакламау, ян интервалны сакламау; кинәт тормозга басу, әгәр дә һәлакәтне булдырмый калу максатыннан булмаганда; куып баручыларга каршылык күрсәтү дә каралган.
Хәзерге вакытта өстенлекле транспорт чарасына юл бирмәгән өчен Юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен үтәмәгәнгә җаваплылык билгеләнгән, ул 500 күләмендәге административ штраф. Шулай ук 1,5 мең сум штраф хәрәкәт итә торган юлда калдырылган транспорт чарасы өчен каралган.
Шулай да Россия Эчке эшләр министрлыгы машина йөрткәндә куркыныч тудырган өчен административ җаваплылык Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә саналган аерым таләпләрне бозуга карарганда югары булырга тиеш дип саный. Шунлыктан машина йөрткәндә куркыныч тудырган өчен штраф күләмен 5 мең сум дип тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз