news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртү таныклыгына чип куячаклар

Мондый «права»ларның кайчан бирелә башлаячагы әлегә билгеле түгел.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Россиядә машина йөртү таныклыкларына шоферның электрон имзасы һәм биометрик мәгълүматлары урын алган чиплар куячаклар, дип яза "Вести КАМАЗа".
 
Бу хакта журналистларга Гознак башлыгы Аркадий Трачук хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, әлеге эш 2015 елда ук башланган. Бу – бюрократик процедураларны киметергә, шулай ук машина йөртү таныклыгын охшатып ясаудан сакларга мөмкинлек бирәчәк, дип саныйлар Гознакта. Әмма мондый «права»ларның кайчан бирелә башлаячагы әлегә билгеле түгел.
 
Шунысын да искәртик: Татарстан ЮХИДИ идарәсенең элеккеге башлыгы Рифкать Миңнеханов әле 2016 елда ук автомобильләрнең дәүләт номерларына да чиплар куярга тәкъдим иткән иде. Татарстанда эксперимент рәвешендә 1 мең берәмлеккә якын автобусны шундый чиплар белән җиһазландырдылар инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot