news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртү таныклыгын Бердәм Дәүләт хезмәте порталы аша тиз алмаштырырга мөмкин

Гаризаны 2017 елның 1 февраленнән "Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге"нә дә тапшырырга була.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Машина йөртү таныклыгын Бердәм Дәүләт хезмәте порталы аша тиз алмаштырырга мөмкин. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе мәгълүмати тәэмин ителешен федераль мәгълүмати системага күчерү тормышка ашырыла. Шуның белән бәйле дәүләт хезмәтен күрсәтү вакыты арта, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтенә сылтама ясап, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайты.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе кешеләргә ЮХИДИ бүлекчәсенә машина йөртү таныклыгын алу, алмаштыру һәм башка шундый эшләр белән мөрәҗәгать иткәндә, Бердәм Дәүләт хезмәт порталы gosuslugi.ru сайтыннан файдаланырга киңәш итә. Бу ресурс ярдәмендә гариза бланкларын тутырырга, кирәкле документлар пакетын җыярга, кабул итүгә язылырга мөмкин.

Бердәм Дәүләт хезмәт порталы gosuslugi.ru мөрәҗәгать иткән очракта, дәүләт акчалата җыемын түләгәндә, 30 процент ташлама ясала.

Моннан тыш, 2017 елның 1 февраленнән башлап, “Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе машина йөртү таныклыгын ясау һәм тапшыруга гаризалар кабул итә башлады.Ләкин монысы бары тик таныклыкны алмаштырганда, ул урланган яисә югалган очракларда гына тормышка ашырыла. Оешма филиаллары mfc16.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100