news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртү таныклыгы булмаган исерек шофер Чаллыда мәктәп укучысын бәрдергән

Юл һәлакәте кичә көндез Сарман трактындагы 17/14нче йорт каршында булган.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда машина йөртү таныклыгы булмаган исерек шофер «зебра»дан чыгып баручы мәктәп укучысын бәрдергән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.

Кичә көндез Сарман трактындагы 17/14нче йорт каршында юл һәлакәте булган. «Лада» автомобилен идарә итүче 28 яшьлек ир-ат «зебра»дан баручы 10 яшьлек кызын иярткән анага юл бирмәгән һәм баланы бәрдергән.

Имгәнгән кызны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә гаепле шофер исерек килеш рульгә утырган. Өстәвенә, аның машина йөртү таныклыгы да булмаган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot