Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Машина йөртү таныклыгы алыр алдыннан моргларда булуны мәҗбүр итәргә уйлыйлар
Депутатларны юллардагы аварияләр саны борчый.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). ТР Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин фикеренчә, машина йөртү таныклыгы алырга теләгән кешеләр өчен хастаханә һәм моргларда булуны мәҗбүр итеп куярга кирәк. Бүген парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында ул шундый тәкъдим белән чыкты.
«Без юлларда нәрсәләр булуын, аварияләрне күрәбез. Мондый тәкъдим бар - машина йөртү таныклыгы алырга җыенган кешеләр өчен хастаханә һәм моргларда булуны мәҗбүр итеп куярга кирәк. Ул чагында алар, әлеге медицина учреждениеләренә килгәч, юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә күпме кешенең имгәнүен һәм корбан булуын үз күзләре белән күрер, үзләренең дә, башкаларның да тормышын куркыныч астына кую ихтималын аңлар иде», - диде депутат.
Дмитрий Самаренкин билгеләп үткәнчә, кирәк булган очракта тиешле закон инициативасы әзерләргә һәм әлеге документ хакында фикер алышырга мөмкин.
Тулаем алганда, парламентарийлар әлеге тәкъдимне хуплады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз