Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханның теория өлешен видеога төшерә башлаячаклар
Яңа регламент 2021 елның 1 апреленнән үз көченә керер дип көтелә.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Машина йөртү таныклыгына имтихан бирүнең теория өлешен видеога төшереп барачаклар. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының яңа административ регламентны раслау турындагы карарына сылтама белән РИА Новости яза.
«Теория имтиханын тапшыру буенча административ процедура түбәндәге административ гамәлләрне үз эченә ала: имтихан тапшыру сыйныфына куелган аудио-видеокүзәтү җиһазларының эшләвен тикшерү», — диелә документта.
Хәзер имтихан алучының эш урыны «машина йөртү таныклыгы алучыларны визуаль контрольдә тотуны тәэмин итәргә тиеш», шул ук вакытта видеокамералар булу мәҗбүри түгел.
Яңа регламент 2021 елның 1 апреленнән үз көченә керер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз