news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртү таныклыгы алу өчен автомәктәптә уку мәҗбүри

Карарда автомәктәпләргә яңа таләп тә куела: алар барысы да, ким дигәндә, 24 сутый җир участогына ия булырга тиеш

  (Мәскәү, 27 октябрь, «Татар-информ», Ольга Пушко). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан бирүнең яңа кагыйдәләре турында карар имзалады.

“Хәзер автомәктәпкә йөрү мәҗбүри була. Үзлегеннән әзерләнүгә чик куела”, - дип белдерде ул бүген урынбасарлары белән уздырылган киңәшмәдә.

Карарда автомәктәпләргә яңа таләп тә куела: алар барысы да,  ким дигәндә, 24 сутый җир участогына ия булырга тиеш. Бу хакта киңәшмәдә РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot