news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртүгә 10 ел элек бирелгән хокук таныклыклары күпләп алыштырыла

Машина йөртүчеләр ЮХИДИ идарәсенә түгел, ә яшәү урыны буенча кая мөрәҗәгать итәргә икәнен алдан белеп барырга тиеш

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта Татарстанда гражданнарга моннан 10 ел элек машина йөртүгә бирелгән хокук таныклыклары күләмле рәвештә алыштырыла. Шушы мәшәкатьләргә таләп ителгән вакытны мөмкин кадәр азрак сарыф итү һәм озын чиратлардан котылу өчен, республика ЮХИДИ идарәсе түбәндәге мөрәҗәгать белән чыкты.

 Казанның Идел буе, Вахитов, Киров һәм республиканың Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш муниципаль районнарында яшәүчеләр, машина йөртүгә хокук таныклыкларын алыштыру өчен, Казанның Модельная ур., 10 адресы буенча урнашкан ЮХИДИ подразделениесенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. 

 Казанның Совет, Яңа Савин һәм республиканың Биектау, районнарыныкылар Казан шәһәре, Оренбург тракты, 5 адресы буенча килергә тиеш.

 Казанның Авиатөзелеш, Мәскәү районнары, тагын республиканың Яшел Үзән, Югары Ослан муниципаль районнарында торучылар Казанның Тэцевская, 5 адресы буенча ЮХИДИ подразделениесенә мөрәҗәгать итә.

 Югарыда әйтелгән подразделениеләрнең барысында да «Ак Барс» банкы филиаллары эшли, документын яңартырга тиешле машина йөртүчеләр исә атнаның теләсә кайсы көнендә, шул исәптән шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә дә, гозерләре белән мөрәҗәгать итә ала. Ә инде документ алыштырган өчен түләү «Ак Барс» банкының теләсә кайсы бүлекчәсендә кабул ителә.

 Республиканың баш автоинспекторы Рифкат Миңнеханов сүзләренчә, октябрь аенда 240 мең кеше килер дип көтелсә дә, нибары 145 меңләбе генә таныклыгын алыштырырга өлгергән, болай булгач, ел ахырына эш артык тыгыз булачак, дип фаразлый ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Р.Миңнеханов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100