news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртүчеләр утны кире кайтаручы кием кияргә тиеш

Бу хактагы карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев юлда йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы карарны имзалады. Яңа карар нигезендә машина йөртүчеләр, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә туктаганда, ут кайтаручы кием кияргә тиеш, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәт сайты.

“Юлда йөрү кагыйдәләре яңа пункт белән тулыландырылды, хәзер машина йөртүче, торак пункттан читтә тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме начар шартларда, юлда яки юл кырыенда транспорт чарасын туктатырга мәҗбүр булганда яки юл-транспорт һәлакәте вакытында автомобильне калдырганда, ут кайтаручы полосалары булган куртка, жилет кияргә тиеш”, - диелгән хәбәрдә.

Статистика мәгълүматларына караганда, 2017 елның 6 аенда Россия юлларында караңгы вакытта җәяүлеләрне бәрдерүнең 7,5 меңнән артык очрагы теркәлгән. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 1321 кешенең гомере өзелгән, 6537 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot