news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Машина йөртүчеләр төнлә яктылыкны кире кайтаручы жилет кияргә тиеш була

Бүген Европаның күп кенә илләрендә машина йөртүчеләрдә мондый жилетның булуы мәҗбүри.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Татарстанда машина йөртүчеләрне яктылыкны кире кайтаручы жилетлардан файдаланырга мәҗбүр итәчәкләр. Юл йөрү кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр 18 мартта үз көченә керәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе.

Машина йөртүче тәүлекнең караңгы вакытында, торак пункттан читтә туктап торганда яки авариягә юлыккан очракта, машинадан чыккач яктылыкны кире кайтара торган махсус жилет кияргә тиеш.

Бүген Европаның күп кенә илләрендә машина йөртүчеләрдә мондый жилетның булуы мәҗбүри. Аларны куллануга бәйле уңай тәҗрибә аны Россиядә дә гамәлгә кертүнең максатка ярашлы икәнлеген раслый.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да кагыйдәләрне төгәл үтәргә һәм юлларда сак булырга чакыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100