news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина йөртүчеләр өчен медицина тикшерүе тәртибен үзгәртергә тәкъдим иттеләр

Сәламәтлек саклау министрлыгы инициативасы буенча, барлык машина йөртүчеләргә дә медкомиссия өчен алкогольгә анализ тапшырырга туры килмәячәк.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы машина йөртүчеләр өчен медицина тикшерүе тәртибенә үзгәрешләр кертү турында боерык әзерләгән. Бу хакта ТАСС яза.

Әлеге документ хокукый норматив актлар порталында басылып чыккан.

Нарколог симптомнар булуын ачыклаган очракта гына, алкоголь куллануга анализ тапшырырга кирәк булачак.

Элек гамәлдә булган боерык буенча, бу анализны бар кеше дә тапшырырга тиеш иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot