Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Машина йөртүчеләр өчен медицина тикшерүе тәртибен үзгәртергә тәкъдим иттеләр
Сәламәтлек саклау министрлыгы инициативасы буенча, барлык машина йөртүчеләргә дә медкомиссия өчен алкогольгә анализ тапшырырга туры килмәячәк.
(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы машина йөртүчеләр өчен медицина тикшерүе тәртибенә үзгәрешләр кертү турында боерык әзерләгән. Бу хакта ТАСС яза.
Әлеге документ хокукый норматив актлар порталында басылып чыккан.
Нарколог симптомнар булуын ачыклаган очракта гына, алкоголь куллануга анализ тапшырырга кирәк булачак.
Элек гамәлдә булган боерык буенча, бу анализны бар кеше дә тапшырырга тиеш иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз