news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Машина руле артында нәни бала утырган видеоны полиция тикшерә

Нәни малай сәгатенә 130 километр тизлек белән бара торган машина белән идарә итә.

Машина руле артында нәни бала утырган видеоны полиция тикшерә
соцсети

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Чаллы полициясе балигъ булмаган улын рульгә утырткан хатын-кыз урнаштырган видео буенча тикшерү үткәрә. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«ЮХИДИ хезмәткәрләре балигъ булмаганнар эшләре бүлегендәге коллегалары белән берлектә тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар чыгарылачак», - дип белдерделәр полициядә.

  • «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр Чаллыда яшәүче, үзенең низаглары белән танылган Агина Алтынбаеваның социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә видео урнаштыруы хакында хәбәр иткән иде. Анда балигъ булмаган бала сәгатенә 130 километр тизлек белән баручы машина белән идарә итә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot