news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Маша пишет” арт-проектында Булат Хәсәншин үз композициясен тәкъдим иткән

Арт-проектта барлыгы 21 илдән 43 каллиграф катнашкан.

“Маша пишет” арт-проектында Булат Хәсәншин үз композициясен тәкъдим иткән
Султан Исхаков

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). Татар дизайнеры Булат Хәсәншин каллиграфик язу композициясен Халыкара “Маша пишет” арт-проектында тәкъдим иткән. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

Халыкара “Маша пишет” арт-проектының авторы - Мария Осипова. Ул техник фәннәр кандидаты, ак шигырьләр язучы. Проектның асылы - шигырь текстына салынган фикер-кичерешләрне каллиграфлар күзаллавында туган образлар аша сурәтләү.

“Бу проектта катнашырга проект авторы Мария Осипова тәкъдим итте. Ул җибәргән текстлар арасыннан “Маша летит Екатеринбург-Москва” текстын сайлап алдым һәм анда бирелгән фикерне үземнең композициямдә чагылдырырга тырыштым”, - диде ул.

“Маша пишет” арт-проектында барлыгы 21 илдән 43 каллиграф катнашкан. 20 текст авторының композицион эшләре китапта басылган. Шулар арасына Булат Хәсәншинның да эше кертелгән.

Булат Хәсәншин Казан сәнгать көллиятен тәмамлаган. Бүгенге көндә каллиграфик язу буенча эшчәнлек алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100