news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәшгульлек үзәгендә Казанда һәм Татарстанда хезмәт хакларының артуы турында сөйләделәр

Мәшгульлек үзәгендә Казанда һәм Татарстанда хезмәт хакларының артуы турында сөйләделәр
Фото: «Татар-информ»

Әгәр 2024 ел нәтиҗәләре буенча Казанда уртача хезмәт хакы 60 мең сум булса, хәзерге вакансияләр буенча ул 80 мең сум тәшкил итә. Бу хакта бүген журналистларга ТР Мәшгульлек үзәге директоры Тимур Муллин хәбәр итте.

«Әгәр без республика буенча уртача хезмәт хакы турында сөйлибез икән, бүгенге көндә кешеләр барлык түләүләр белән 91 мең сумнан артык акча ала», - диде ул.

Иң югары хезмәт хаклары – эшкәртү сәнәгатендә. Болар – заводлар, химия һәм оборона предприятиеләре.

«Алабуга»да бик яхшы хезмәт хаклары», - дип өстәде Муллин.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Мәшгульлек үзәге модернизацияләгәннән соң һәм штатны оптимальләштергәннән соң хезмәткә түләү фондын саклап калуга ирешелгән.

«Хәзер бездә белгечләр уртача 70 мең сум ала», - диде Муллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot