Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Милли телерадиотапшырулар ассоциациясе президенты Эдуард Сагалаев вафат
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Телевидениедә алып баручы, Милли телерадиотапшырулар ассоциациясе президенты Эдуард Сагалаев вафат. Аңа 76 яшь иде. Бу хакта мәгълүматны ТАСС агентлыгына Россия Иҗтимагый телевидениесе (ОТР) генераль директоры Виталий Игнатенко раслады.
«Әйе, ул бүген үлде. Кинәт вафат булды», - дип хәбәр итте Игнатенко.
Исегезгә төшерәбез, Россия журналисты Эдуард Сагалаев 1946 елда Сәмәркандта туган. 1967 елда Алишер Навои исемендәге Сәмәрканд дәүләт университетының филология факультетын, соңрак КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен тәмамлый. Хезмәт юлын Сәмәрканд өлкә радиотапшырулар һәм телевидение комитетының мөхәррире, өлкән мөхәррире булып башлый, җирле матбугат чараларында хезмәт куя.
1973 елдан Сагалаев Мәскәүгә күченә, анда ВЛКСМ Үзәк Комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы вазифасын башкара. 1975 елдан Үзәк телевидение һәм радиотапшырулар буенча Дәүләт Комитетының (СССР Гостелерадио) яшьләр редакцияләрендә җитәкчелек вазифаларында хезмәт куя, аннары «Юность» радиостанциясенең баш мөхәррире була.
1984-1988 елларда ул популяр «12нче кат» программасын булдыручы һәм алып баручы һәм «Взгляд» программасы җитәкчеләренең берсе.
1992 елда Мәскәү бәйсез тапшырулар корпорациясенә (ТВ-6 Мәскәү) нигез сала һәм аны җитәкли. 1995 елдан башлап 30 елга якын Милли телерадиотапшыручылар ассоциациясе президенты булып тора.
Күп кенә бүләкләре һәм премияләре бар, СССР Дәүләт премиясе (1978), 2008 елда Фән һәм техника өлкәсендә РФ премиясе, 2015 елда массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты. Дуслык (1996), IV (2006) һәм III (2011) дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденнары һәм башка Россия бүләкләренә лаек була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз