Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Татар мәдәни үзәге китапханәсендә балалар Тукай иҗаты белән танышты
Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәге китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган «Сандугачтай моңлы Тукай иле» исемле балалар бәйрәме узды. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Китапханә мөдире Розалия Хәнәфиева балаларга Тукайның авыр тормыш юлы тарихын, ничек һәм кайчан шигырьләр яза башлавын сөйләде.
Ул шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләренә җентекләп туктала. Алар шагыйрь иҗатының шактый зур өлешен тәшкил итә һәм алар тормышның билгеле бер әхлакый аспектларын да үз эченә ала.
«Хәзинә» ансамбленең сәнгать җитәкчесе Ильмира Галимова белән бергә балалар Тукай шигырьләренә җырлар- караоке башкаралар, мультфильмнар карап, Тукай шигырьләре буенча викторинада катнашалар.
Татар мәдәни үзәгендә узган бәйрәмдә балаларга бүләккә китаплар һәм татар чәк-чәге бирелде, диелгән хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз