Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәрхүмә журналист Альбина Мәхмүтова турында: Самара татарларына ихлас хезмәт итте
Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Залия Динмөхәммәтованың «Вакыт томаннары каплап китә алмас… Альбина Мәхмүтованың вафатына бер ел тулды» дигән язмасы чыкты.
Белмим инде ничек язарга да, чөнки андый төзәлгесез йөрәк яраларын, гадәттә, күңел сандыгына бикләп саклыйлар, һич тә булмаса, моңсу кичләрдә бик якын туганнарга сөйләп була...
Шулай да, Самара татарларына ихлас күңелдән хезмәт иткән Альбина белән Фәрхәд Мәхмүтовларны искә алмыйча үтеп булмый, чөнки декабрьдә Альбинаның вафатына да бер ел тулды инде.
Әле һаман да ышана алмыйм бу фаҗигага. Фәрхәд вафат булгач, Альбина миннән аның турында истәлекләр язуымны соралган иде. Берничә мәртәбә өстәл артына утырып яза башладым. Ләкин каләмем астыннан Фәрхәднең үзенә язган бик озын хатлар килеп чыга торды. Мин аларны беркемгә дә күрсәтмәдем, өстәл тартмасына сала бардым. Шуннан соң Альбина белән сөйләштек тә мин Фәрхәд турында бөтен халык өчен мәкалә яза алмыйм, дигән уртак фикергә килдек. Чыннан да, иң мөһим сүзләрне ничек чүпләп алырга, бер кечкенә генә язмада кешенең вакыйгаларга, күңел омтылышларына бай тормышын ничек тасвирларга? Әле дә шул вакытта яза алмаганыма үкенәм...
2019 елгы йөрәк яраларыбыз төзәлеп бетмәде, инде 2022 елгы фаҗига – Альбинаның вакытсыз үлеме. Әйтерсең лә яңгыр явып торганда лайлалы тирән чокырдан чыга алмыйча газапланасың. Менә-менә чыгып бетәм дигәндә генә кабат аска шуып төшәсең. Өскә үрмәләргә инде хәлең юк, әллә яңгыр, әллә күз яшьләре дөньяны томалый... Мондый халәттә мин дә бер булган идем, башта әтием, артыннан ук бабам, әбием, апам гүр иясе булдылар. Әйтерсең лә бу хәлдә мин түгел, ниндидер башка кеше. Туганнар белән җирләү һәм матәм көннәрендә генә очрашасың. Күңел ката, син, дәшмәс бер бәндә булып, язмышка, якын кешеләреңә, врачларга ачуланасың, кайчан булса да үзең дә шул чокырда ялгыз калачагыңа ышана башлыйсың. Вакыт кына йөрәк яраларын дәвалый. Кеше гомере чикле, дигән уй инде сине бик бимазаламый, ничектер йөзең ачыла башлый. Шундый югалтулар кичергән кеше ныгый, бәхетле минутларны кадерли белә башлый, якыннарына, балаларына бүген үк, кичекмәстән яхшылыклар эшләргә кирәклеген аңлый. Дөнья куу дигән төшенчә арткы планга чигенә.
Фәрхәд вафат булгач, Альбина искиткеч чыдамлык, ныклы характер, сабырлык күрсәтте, лаеклы ирнең лаеклы хатыны була белде. Андый хатынны Фәрхәд беркемгә дә бирмәс иде. Кызганычка, үлем аның үзен тартып алды һәм балаларыннан һәм сөекле хатыныннан аерды.
Мәхмүтовларның татар халкы өчен эшләгән бихисап эшләрен сөйләп бетерерлек түгел, аны барыбыз да бик яхшы беләбез. Тик Фәрхәд, грек герое Икар кебек, Кояшка бик якын килде. Юк-юк! Аңарда мин-минлек юк иде, горур кеше иде ул. Үзе белән түгел, татар халкы өчен эшли алуы белән горурланды, бу аның тормыштагы төп роле иде. Аның артында хатыны, өч баласы, фикердәшләре һәм татар оешмалары кебек ныклы терәкләр булуы ир-егеткә канат куйды. Ул югарыга омтылды һәм үзен-үзе онытты, нәтиҗәдә, канатларына ут капты...
Мифлар бит алар тормыштан алына. Бу һәммәбезгә дә дәрес булсын иде. Әгәр син дөрес юлдан үз-үзеңә ышанып атлыйсың, фикердәшләрең сине аңлый, идея һәм принципларыңны кабул итә икән, явыз кеше сүзен тыңлама һәм бөтен эшне дә үз өстеңә генә өймә. Күмәк эш ул күңеллерәк һәм тизрәк эшләнә. Мин үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым.
Ә Альбина минем йөрәгемдә мәңгелеккә урын алды. Чибәр, ачык күңелле, акыллы, сәләтле, барысын да аңлаучы, җаваплы, ярдәмчел... Сүзлектә нинди яхшы сүзләр бар – барысы да Альбина турында. Ул үзе артыннан иярткән кешеләр саны бихисап. Аның белән бер юлдан бару һәркем өчен дә дәрәҗә иде. Кояш кебек галәмгә нурлар сибеп торучы якты йолдыз ул. Үзе сүнсә дә, нурлары еллар аша да кешеләр күңеленә барып җитәр, җылытып торыр.
Бүген ата-ана яктылыгы эстафетасы балаларына күчте. Бу ятимнәр, әти-әниләре күрсәтеп калдырган вектор буенча зур чыдамлык һәм Мәхмүтовларга гына хас лаеклы горурлык белән атлыйлар. Милли оешмаларга якын булган бөтен татарлар да шушы бөек юлга чыксыннар иде. Бу юл авыр, мәшәкатьле һәм бик тә җаваплы, ләкин аны лаеклы үткән шәхесләрне халык онытмый.
...24 декабрьдә Самараның Җәмигъ мәчетендә Альбинаның елы уздырылды. Бик күп халык килгән иде, чөнки Фәрхәд һәм Альбинаны Самара өлкәсендә һәм Татарстанда да белмәгән кеше бик аздыр. Күп яхшы сүзләр әйтелде, күп догалар укылды. Иң мөһим сүзләрне ике бертуган энесенә әни белән әти дә, апа да булып калган кызлары Фәрзанә әйтте.
- Без әти белән әнине өйдә бик сирәк күрә идек, Бирегә килгән дуслары, хезмәттәшләре, оешмадашлары аша аларның тормыш юлын барлыйм, мәңгелеккә саклап калыр өчен йөрәгемдә җыям. Буш вакытларыгызны балаларыгыз, туганнарыгыз белән уздырырга тырышыгыз. Фани дөньяны калдырып киткән җаннар шул бәхетле мизгелләрне генә хәтерлидер...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз