news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мәрхәмәт» депутатлары Татарстанда яшьләрне патриотик тәрбияләү турында фикер алышты

Бүген «Яшь танкист йорты» балалар-яшүсмерләр мәгариф үзәге базасында узган «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кызлар-депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышында яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш алдыннан парламентарийлар «Патриот» республика спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге әзерлек үзәге эшчәнлеге белән танышты. «Патриот» үзәгендә махсус җиһазландырылган уку, шул исәптән медицина әзерлеге, компьютер, шулай ук хәрби хезмәт нигезләре сыйныфы оештырылган. Моннан тыш, үзәктә 550 кешелек йокы урыннары, ашханә, тренажер залы, электрон тир, скалодром, уку-тактик шәһәрчеге җиһазландырылган.

Парламентарийлар вакытлыча тору шартлары, туклану режимы, җәйге профильле сменалар эше белән кызыксынды, үзәктә оештырылган яшьләрнең спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

«Патриот» үзәге директоры Дмитрий Литвинов учреждениенең республикадан хәрби хезмәткә чакырылучылар җыела торган урын булуын да әйтте. Республикадан хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да монда килә, контроль-медицина тикшерүе уза, биредә үк командалар төзелә, алар хезмәт итү урыннарына бара, дип белдерде үзәк директоры.

«Бу 10 майдан 15 июльгә кадәр һәм октябрь уртасыннан декабрь уртасына кадәр була. Калган вакытта биредә төрле җыеннар, слетлар, квалификация күтәрү курслары уза. Моннан тыш, узган елдан безнең үзәк базасында «Авангард» хәрби-патриотик тәрбия бирү укыту-методик үзәге эшли, аның максаты – 10 сыйныф укучылары белән җыеннар үткәрү. Агымдагы елда без шундый 12 смена үткәрдек, анда бөтен республикадан 3 меңләп укучы биш көнлек җыеннарда булды», – дип билгеләп үтте ул.

Күчмә утырыш Яшь танкист йортында дәвам итә. Быел октябрь аенда ачылган учреждение эшчәнлеге белән «Россия танкистлары берлеге» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов таныштырды. Яшь танкист йорты - «Юнармия» һәм Россия танкистлар берлегенең уртак проекты, монда яшь армиячеләрне хәрби уку йортларына, шул исәптән Казан танк училищесына керергә әзерлиләр. Шулай ук биредә патриотик тәрбия буенча дәресләр үткәрү планлаштырыла.

Яшьләрне патриотик тәрбияләүдә мәктәптән тыш белем бирү турында Республика мәктәптән тыш эш үзәге җитәкчесе Анастасия Моисеева сөйләде. «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, утырышта катнашучыларны сәламләп, бүгенге көндә республикада укучыларның һөнәри юнәлеш бирү эше югары дәрәҗәдә алып барылсын өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Татарстанда патриотик тәрбия мәсьәләләре белән шөгыльләнүче 750 гә якын иҗтимагый оешма эшли.

«Яшьләрне патриотик тәрбияләү, балаларга өстәмә белем бирү мәсьәләләре депутатлар берләшмәсе турында фикер алышуның өстенлекле темаларының берсе булып тора, – дип билгеләп үтте Алсу Нәбиева. – Дәүләт Советы беренче укылышта республикада гражданнарны патриотик тәрбияләү турында закон проектын кабул итте, икенче укылышта документ иртәгә үк парламентның 49 нчы утырышында каралачак».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100