Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мартта Татарстанда нефть чыгару арткан
Мартта Татарстанда нефть чыгару арткан
(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", Әнвәр Маликов). Татарстанда март ае йомгаклары буенча 2,6 миллион тонна нефть табылган, бу февральгә караганда 10,5 процентка, ә 2004 елның шул ук чорыннан 3,66 процентка артык. Агымдагы елның беренче кварталында республикада 7,54 миллион тонна нефть табылган, узган елгы чор белән чагыштырганда 102,41 процент тәшкил иткән.
"Татнефть" ААҖнең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, компания мартта 2,17 миллион тонна нефть чыгарган. Бу күрсәткеч февральгә караганда 10,4 процент тәшкил иткән, ә узган елның мартында - 2,64 процент. Агымдагы елның беренче кварталында 6,3 миллион тонна яки узган елның шул чоры белән чагыштырганда 101,81 процент нефть чыгарылган. Беренче кварталда иң яхшы күрсәткечләргә "Баулы нефть" (103,7 процент), "Зәй нефть" (102,84 процент), "Ямашнефть" (102,37 процент) ирешкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз