news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мартта Татарстанда кызамык авыруының 25 очрагы теркәлде

Мартта Татарстанда кызамык авыруының 25 очрагы теркәлде
Фото: © "Татар-информ"

Быел мартта Татарстанда 25 тапкыр кызамык очрагы теркәлгән - бу узган елның шул ук чордагы күрсәткечләренә караганда алты очракка күбрәк. 2023 елның мартында кызамык белән 19 кеше авырган. Бу хакта «Татар-информ»га Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ведомствода шулай ук Казанның 18 номерлы мәктәбендә кызамык белән авыручылар саны унөчкә кадәр артуын билгеләп үттеләр. Алар арасында 12 укучы һәм бер укытучы бар.

Искәртик, пәнҗешәмбе, 14 мартта, Казанның 18 номерлы мәктәбендә беренче сыйныф укучысының кызамык белән авыруы билгеле булды. Тагын биш кешенең диагнозы шикле иде.

«Идарә белгечләре 18 номерлы мәктәптә кызамык чыганагын санитар-эпидемиологик тикшерү уздырган. Эпидемик күрсәткечләр буенча 70 кешегә прививка ясалган. Бу контактта булган затларның гомуми санының 60 процентын тәшкил итә. 14 кеше үзенең иммунитетын тикшергән һәм вакцинациягә мохтаҗ түгел. Баш тарту сәбәпле привика ясалмаган 32 кеше кала», - дип өстәделәр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot