news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мартта Татарстанда күчемсез милеккә ихтыяҗ тотрыклы дәрәҗәдә сакланган

Татарстанда март аенда күчемсез милеккә ихтыяҗ тотрыклы дәрәҗәдә сакланды. Бу хакта Татарстан Росреестры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствоның статистик мәгълүматлары буенча, беренчел һәм икенчел күчемсез милек базарын характерлаучы февраль һәм март күрсәткечләре бер-берсеннән әллә ни аерылмый.

Әйтик, язның беренче аенда өлешләп төзелештә катнашу өчен 1,5 мең килешү теркәлгән, февральдә – 1,4 мең. агымдагы елның беренче өч аенда 5 меңнән артык килешү рәсмиләштерелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,7 процентка күбрәк.

Икенчел базарда да тотрыклы вазгыять саклана: февральдә 11,2 мең сату-алу килешүе теркәлгән, мартта – 12,2 мең.

news_right_1
news_right_2
news_bot