news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мартта Россия югары уку йортлары гадәти эш режимына кайтачак

1258 югары уку йорты һәм филиалының 468е генә дистанцион укыткан.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы март башында югары уку йортларының күпчелеге эшли башлаячак дип өметләнә.

Министр гадәти уку ритмына кайту эзлекле рәвештә алып барылачагын әйтте. 8 февраль — Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы белән югары уку йортларына әкренләп чикләүләрне бетерергә тәкъдим ителгән беренче көн. Бу турыда ведомство башлыгы Валерий Фальков хәбәр итте.

«Җомга көнгә булган мәгълүматлар буенча, якынча 37 процент югары уку йорты һәм филиаллар студентлары дистанцион укыды. 1258 югары уку йорты һәм филиалының 468е генә дистанцион рәвештә укыткан. Хәзер көн саен күбрәк университет гадәти ритмга кайтачак. 1 мартта күпчелек уку йортлары эшли башлар дип өметләнәм», — диде Валерий Фальков.

news_right_1
news_right_2
news_bot