news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мартта Казанда конференциядә кар барсы таралган 12 илдән вәкилләр җыелачак

Март уртасында Казанда кар барсын (ирбис) өйрәнү һәм саклау буенча халыкара конференциядә 160ка якын кеше катнашуын раслады. Монголия, Кытай, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Һиндстан делегацияләре аеруча күп булачак. Бу хакта «Татар-информ»га бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Катнашучылар арасында ил хөкүмәтләре вәкилләре, табигатьне саклау ведомстволары, Фәннәр академияләре җитәкчеләре, галимнәр, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы генераль секретаре, Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле, Россия Федерациясе субъектлары һәм биотөрлелекне саклау буенча чараларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүче бизнес-компанияләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар бар», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Аерым алганда, Казахстаннан делегация көтелә. Делегациясе составына Алтай Республикасыннан 11 кеше керәчәк.

Конференциягә кар барсы яши торган 12 илдән вәкилләр җыелачак. Ирбисне саклау мәсьәләләре буенча халыкара бергәлек соңгы елларда мондый форматта әле җыелмаган иде, дип белдерделәр ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференцияне оештыру комитеты утырышын үткәрде. Кар барсы популяциясен саклау «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot