news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мартта “Бегишево” аэропортында пассажирлар агымы 18 меңнән артык кеше тәшкил иткән

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 78,1 процентка күбрәк

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Мартта “Бегишево” аэропортында пассажирлар агымы 18 меңнән артык кеше тәшкил иткән, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 78,1 процентка күбрәк, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Аэропортның башка күрсәткечләрендә дә арту күзәтелә. Шулай итеп, йөк күләме (йөк һәм почта) 2009 елның шул чоры белән чагыштырганда 25 процентка арткан. Самолетларның очу күрсәткечләре дә 7,9 процентка артып, 177не тәшкил иткән.
Күрсәтчкечләрнең сизелерлек артуы “ЮТэйр”, “Авианова”, “Оренбург авиалиниясе”, “Татарстан” кебек авиакомпанияләр эшчәнлеге белән бәйле. “Бегишево” Халыкара аэропорты белән авиакомпанияләр белгечләре бергә очу географиясен киңәйтү һәм рейслар санын арттыру буенча актив эш алып баруларын дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot